Пенсильвания Университеты белгечләре тире катламында эз калдырмый торган чараларны тапкан бугай. Моңа алар кайсыбер күзәнәкләрне үзгәртү юлы белән ирешеп була диләр. Кайбер күзәнәкләр тере тиредә күп булса да,операциядән соң терелү вакытында үзеннән-үзе югала. Операция урынында күпләп миофибробластлар туплана, нәкъ шулар җөй ясый. Белгечләр чәч фолликулларын регенирацияләүгә ирешкәннәр. Алар аша тиредәге май бизләре терелә. Киләчәктә, ди белгечләр, мондый тәҗрибәләр медицина үсешенә һәм авыруларның операциядән соң кәефен күтәрергә уңай сәбәп бирер.