+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 февраль 2018, 12:22

Тыныч йокы, нәниләр!

Йокларга ятарга җыенгач, баланың ашыйсы, эчәсе, чүлмәккә утырасы һәм тагын әллә ниләр эшлисе килә башлый. Аны ничек итеп тизрәк йокыга талдырырга? Моның өчен бергәләп уйнарга киңәш иткәннәр.

Серле капчык. Кечкенә капчыкка төрле уенчыклар салыгыз да балага анда ниләр бар икәнен ачыкларга тәкъдим итегез. Уенның шарты буенча капчыкка кулны тыгарга ярый, ә менә уенчыкларны тартып чыгарырга рөхсәт ителми.
Диңгез. Караватта яткан баланың эченә аның яраткан уенчыгын куегыз. Аю яки машина “диңгез”дә йөзә башласын өчен тирән итеп сулыш алырга кирәк. Мондый күнегү тын алуны акрынайта һәм тынычландыра.
Чигү. Катыргыда алдан ук кечкенә тишекләр ясагыз. Йокларга яткач, балага төрле төстәге буяулар ярдәмендә катыргыда төрле фигуралар ясарга тәкъдим итегез. Яшел өчпочмак өстенә кызыл шакмак “чиксәгез” дә ярый.
Тынычлык. Тынычлыкны да тыңлап булганлыгын беләсезме? Балага әнә шундый уен тәкъдим итегез. Ул тирә-юньдә нинди тавышлар ишетелгәнен ачыкларга тырышсын. Аннары бу хакта бергәләп фикер алышырга да мөмкин.
Рәссам. Баланың аркасына бармак белән төрле рәсемнәр ясагыз. Ул исә бу нәрсә икәнен белергә тиеш.
Психологлар әйтүенчә, мондый күнегүләр йоклап китәр алдыннан тынычландыра, игътибарны арттыра һәм хәтерне яхшырта. Баланы кичке сәгать тугыздан да соңга калмыйча йоклатырга киңәш иткәннәр. Мәктәп яшенә кадәрге малай-кызлар тәүлегенә 10-11 сәгать ял итәргә тиеш.
Читайте нас: