Бюллетеньнәрдә беренче булып Сергей Бабурин, аннары алфавит тәртибе буенча Павел Грудинин, Владимир Жириновский, Владимир Путин, Ксения Собчак, Максим Сурайкин, Борис Титов һәм Григорий Явлинский булачак. Шулай ук документта кандидатларның туган елы, яшәгән җире, эш урыны һәм вазыйфасы күрсәтеләчәк.