+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 февраль 2018, 12:13

Фәннән файдалы нәтиҗәләр көтәбез!

Республика йортында Башкортстан Башлыгы каршындагы Фән буенча совет утырышы узды, аны Рөстәм Хәмитов алып барды.

– Бүгенге көн фәннән халыкка файдалы нәтиҗәләр таләп итә, – диде республика Башлыгы. – Бу бигрәк тә медицинага кагыла. Сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәләре халык алдында аеруча зур җаваплылык тоярга тиеш.

Дәүләт җыелышы-Корылтайга юлламасында Рөстәм Хәмитов әлеге мәсьәләгә зур игътибар биргән иде. Аның Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуында да сәламәтлек саклау, демография үсеше мәсьәләләренә аерым игътибар юнәтелде.

Совет утырышында фәнни лабораториядән клиникага юлны кыскартып, медицина ярдәмен адреслы итү һәм башка мәсьәләләр каралды.
Читайте нас: