+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
8 февраль 2018, 11:51

Республика сынау проектында катнаша

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республиканың аерым дәүләт органнарында сакчыл җитештерү принципларын кертү буенча “Сакчыл Хөкүмәт” сынау проекты төрендә тәҗрибә үткәрү турында боерыкка кул куйды.

Ул дәүләт идарә итү системасын камилләштерү, Башкортстанны 2030 елга кадәр социаль-икътисади үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатында үткәрелә.
Документка ярашлы, сакчыл җитештерү принциплары Хөкүмәт Аппаратында, республиканың Торак-коммуналь хуҗалык, Сәламәтлек саклау, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Урман хуҗалыгы, Табигатьтән файдалану һәм экология, Авыл хуҗалыгы, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Икътисади үсеш министрлыкларында, шулай ук, Торак һәм төзелеш күзәтчелеге, Мәгълүматлаштыру, Эшкуарлык һәм туризм, Төзелеш һәм архитектура, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетларында кертеләчәк.
Боерык белән Башкортстанда “Сакчыл Хөкүмәт” сынау проектын гамәлгә ашыру буенча Координацион совет булдырылды һәм аның составы расланды. Аңа, сакчыл җитештерү алымнарын кулланып, идарә итү сис­темасын формалаштыру, проектлар әзерләү һәм аларны гамәлгә ашыру буенча чаралар күрергә кушылды.
Мәгълүм булуынча, күптән түгел Рөстәм Хәмитовның “Росатом” атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе проекты җитәкчесе Владимир Арженцов белән очрашуында республиканың әлеге сынау проектында катнашу мөмкинлекләре тикшерелгән иде.
“Сакчыл Хөкүмәт” проекты нәтиҗәсез чыгымнарны бетерү, сакчыл җитештерү мәдәниятен булдыру һәм башкарма власть органнарында җитештерүчәнлекне арттыруга юнәлтелгән. Башкортстаннан тыш, әлеге проектта Адыгея, Төньяк Осетия – Алания республикалары, Киров һәм Рязань өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы катнаша.
Читайте нас: