+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 февраль 2018, 11:41

Республикада ВИЧ авырулар арткан

Январьда гына да республикада 300гә якын кешедә инфекция барлыгы ачыкланган.

Авыруларның 172се - ир-егетләр, аларның 32се төрмәдә утыра. Яңа ачыкланган ВИЧ-авырулы хатын-кызлар - 119. Бүген 46 авыру хатын йөклелек буенча исәптә тора. Январьда ВИЧ-инфекцияле аналардан 36 сабый туган.
Республиканың СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәге табиблары белдерүенчә, узган елда авырулар саны 23 процентка арткан. Январьда СПИД белән авырган 63 кеше дөнья куйган.
Читайте нас: