+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
6 февраль 2018, 12:01

Урынбасарлар да җавап тотсын!

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары “Коррупциягә каршы тору турында” Федераль законның 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 43 статьясына коррупциягә каршы тору максатында үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектларын Дәүләт думасына тикшерүгә кертүне планлаштыра.

Үзгәрешләр дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре урынбасарлары өчен керем, чыгым, милке һәм милек төрендәге бурычлары, гаилә әгъзалары турындагы мәгълүмат тапшыруны күзаллый.
– Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре өчен гамәлдәге законнарда мондый бурыч каралган инде, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре урынбасарлары, шулай ук, коррупцион хәвефкә дучар ителергә мөмкин. Алар финанс һәм милек бүлүдә турыдан-туры катнаша. Моңа бәйле аларга керемнәр турында отчет тапшыру бурычы куюны дөрес дип исәплибез.
Әлеге закон башлангычлары Дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитет тарафыннан хупланды. Закон проектлары республика парламентының алдагы пленар утырышында тикшереләчәк. Алар кабул ителгән очракта, яңа законнар 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк.
Константин Толкачев белдерүенчә, узган елда “Русия Федерациясенең коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты Дәүләт думасына тикшерүгә кертелде. Ул дәүләт һәм муниципаль предприятиеләр җитәкчеләре, аларның гаилә әгъзаларына чит ил банкларында акча саклауны һәм чит ил финанс инструментлары белән файдалануны тыя.
Читайте нас: