+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
6 февраль 2018, 12:08

Гаилә елы эмблемасы расланды

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы Гаилә елы логотибына иң яхшы рәсемгә конкурс игълан иткән иде.

Министрлыкка 78 эш килгән. Аларның 51е конкурс таләпләренә туры килмәгән. 27 эмблема арасыннан финанс компания дизайнеры Владислав Әхмәтов эше иң уңышлысы дип табылган.

29 яшьлек дизайнер эмблемада башкорт халык орнаментын нигез итеп алып, өч балалы гаиләне гәүдәләндергән.
Читайте нас: