+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
2 февраль 2018, 13:08

Бәрәңгенең файдасы

Буыннарга тоз утырмас Көн дәвамында бик күп йөрергә, биек үкчәле аяк киеме кияргә туры киләме? Йөргәндә үкчәгез авыртамы, тез буыннары шыгырдыймы? Димәк, буыннарны чистартыр вакыт җиткән.

Моның өчен кабыклы бәрәңгене пешергәннән соң барлыкка килгән боламыклы су бик ярап куячак. Буыннарга тоз утырганда да әлеге кайнатманы эчү зыян итмәс. Артрит белән авыручыларга да иртән ач карынга, көндез һәм кичтән йокларга ятар алдыннан ярты стакан булса да бәрәңге суы эчү файдалы. Шулай ук көн саен уртача зурлыктагы 1-2 кабыклы чи бәрәңгене вак угычтан чыгарып ашарга киңәш ителә. Әлеге бәрәңгене салатка, пешкән ашка салып, бүтән яшелчәләр белән ашарга да була. Бәрәңгене ашар алдыннан гына угычтан чыгарырга кирәк. Юкса бик тиз каралачак.
Германия туклану институты галимнәре фикеренчә, пешкән бәрәңге суы тамактан ризык үтмәгән авырулар өчен дә бик әйбәт. Бәрәңге суын түбәндәгечә әзерлиләр: яхшылап юылган 1 килограмм кабыклы чи бәрәңгене шакмаклап турыйлар да 3 литр суда 1 сәгать 20 минут пешерәләр. Шуны көн дәвамында эчәләр.

Бавырың борчымас
Бавыр авыртканда бәрәңге ярдәм итә. Әгәр холецистит диагнозы куелган икән, 1 килограмм әрчелмәгән бәрәңге өстенә 6 литр су салыгыз да, талгын утта 4 сәгать пешерегез. Аннары, чак кына тоз сибеп, изегез. Измә бик сыек булачак. Берничә сәгатьтән, куесы төпкә утырырга тиеш. Өстендәге суны җыеп алып, ашарга ярты сәгать кала 2 аш калагы эчегез. Сыекчаны көненә өч тапкыр кулланыгыз. Бу эчемлек бавырны яңарта, организмдагы артык суны чыгара.
Суты организмны чистарта
Пешмәгән бәрәңге суы кан басымын төшерә, эчәкләр эшчәнлеген көйли, сару кайнауны туктата, ашказаны-эчәк авыруларыннан ярдәм итә, кандагы шикәрне киметә, организмны чистарта, ди белгечләр. Бәрәңге сутын кишер, сельдерей, кыяр сутына кушып та кулланалар. Аны көн саен 500 миллилитр эчеп, нерв, ашказаны авыруларыннан котылырга мөмкин.
Температураны төшерә
Бәрәңге салкын тигәндә дә ярдәм итә. Пешкән бәрәңге пары тын юлы авыруларыннан ярдәм итүен күпләр белә. Ул югары температураны да төшерә ала. Моның өчен 2 бәрәңгене кабыгы белән эре кыргычтан үткәрергә кирәк. 1 аш калагы аш серкәсе кушып, йомшак чүпрәккә төреп, авыруның маңгаена куярга. Компрессны алыштырып торырга кирәк. Шушы ук компрессны муенга куйсаң, тамак авыртуы бетә.

Шифасы күп...
Ютәлдән котылу өчен исә уртача зурлыктагы 1 бәрәңге, 1 суган һәм 1 алманы 1 литр суда пешерергә кирәк. Талгын утта кайнаган суның яртысы гына калгач, аны аерым савытка салырга һәм көненә өч тапкыр 1 чәй калагы эчәргә кирәк.
Куллар яки аяклар туңганда да бәрәңге белән дәваларга була. Кызарган кулны берничә тапкыр бәрәңге пешкән җылы суда тоту да җитә.
Пешкән урынның авыртуын басар өчен әрчелгән бәрәңгене кыргычтан үткәреп, 5-6 катлы юка чүпрәккә салалар һәм җәрәхәтләнгән урынга бәйлиләр. Компрессны 2 сәгать саен алыштырып торырга кирәк.
Читайте нас: