+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
2 февраль 2018, 12:26

Авыл язгы сынауга әзерләнә

Кичә Конгресс-холлда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашлыгында агросәнәгать тармагының 2017 елгы йомгаклары һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Чарада аграр юнәлештәге учреждениеләр, министрлык һәм ведомство, районнарның хакимият башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, галимнәр һәм белгечләр катнашты.

Киңәшмәне республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов ачты. Ул кереш сүзендә аграр тармак алдында зур бурычлар торуын билгеләде һәм җитди сөйләшүдә галимнәр, белгечләр фикере дә ишетелергә тиеш, диде. Рөстәм Зәки улы киңәшмәдә катнашучыларны ил Президенты Владимир Путинның Уфага эш сәфәре йомгаклары белән таныштырды.
— Ел катлаулы булуга карамастан, аграр тармакта хезмәт җитештерүчәнлеге үсү күзәтелде. Авыл хуҗалыгында, һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә, үткән елда 1,4 миллион сумлык продукция җитештерелде. Бу начар түгел. Әмма мондый күрсәткечкә, нигездә, эре предприятиеләр исәбенә генә ирешелде, — диде Рөстәм Зәки улы.
Республика Башлыгы, аграр продукциянең сатып алу бәяләре әлегә түбән булып калганда да, аграрийларның тагын да зуррак бурыч­лар куеп эшләячәгенә зур ышаныч белдерде. Рөстәм Зәки улы фикеренчә, авыл хуҗалыгында рентабельлелекне күтәрүнең ике юлы бар: җитештерелгәнне урында эшкәртү һәм авылда кооперацияне киңрәк җәелдерү. Әлегә, диде ул, кызганычка каршы, бу эшләр сүлпәнрәк бара.
Киңәшмәдә Рөстәм Хәмитов аграр предприятиеләр тарафыннан фәнни казанышларга, яңа технологияләргә аз игътибар бирелүен билгеләде һәм мондый карашны үзгәртергә кирәк, дигән бурыч куйды.
Очрашуда тармакны яшь белгечләр белән тәэмин итүдәге проблемалар да читтә калмады.
— Быел да яз сюрпризы белән килмәкче, басуларда кар катламы юка. Дымның аз булачагы фаразлана. Әмма без нинди сынаулы шартларда да эшләргә әзер торырга тиеш. Техника ягулыгы, ашлама кайтару, кредит һәм запас частьләр буенча проблема турында бүгеннән сөйләшергә кирәк. Язгы кыр эшләрендә, әлбәттә, Хөкүмәт аграрийларны ярдәмсез калдырмас, — диде Рөстәм Хәмитов.
Киңәшмәдә, шулай ук, хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов аграрийлар алдында торган бурычлар белән таныштырды. Чарада язгы кыр эшләре белән бәйле башка мәсьәләләр буенча да фикер алышу булды.
Читайте нас: