+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
1 февраль 2018, 14:27

Йоклый да белергә кирәк!

Йоклар алдыннан бер стакан җылы сөт яисә кефир эчегез. Йокысызлыктан йончыган кешеләргә бер стакан кайнаган суга бер аш кашыгы бал бутап эчү файдалы булыр.

Биек мендәрдән баш тартыгыз. Чынлап ял итү өчен умыртка баганасы йокы вакытында булса да үзенең табигый формасын алырга тиеш. Ә моңа бәләкәй мендәрдә йоклаганда гына ирешергә мөмкин.
Карават каршына көзге куймагыз. Көзгедәге чагылыш сезгә начар тәэсир итә. Йокы бүлмәсенә ярсыган җәнлек, көчле аккан су сурәтләре эләргә киңәш ителми.
Иртән йокыдан торгач, көзгедәге чагылышыңа карап елмаю — көннең иң яхшы башлангычы. Елмаегыз, берничә матур сүз, теләк әйтегез, үзегезне мактагыз һәм көн буе кәефегез күтәренке булсын!
Читайте нас: