+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 гыйнвар 2018, 12:51

“Сез – иң сәләтле яшьләребез!”

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов М. Акмулла исемендәге педагогия университеты студентлары белән очрашты.

Студент еллары һәркемнең күңелендә тормыштагы иң матур мизгелләрнең берсе буларак саклана. Шулай да студент халкы яшьтәшләре белән аралашырга да, күңелле кичәләр оештырырга да, җәмәгать эшләрендә катнашырга да вакыт таба.
25 январьда М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты алдында “Студентлар көне”нә багышланган чара үтте. Бәйрәмдә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та катнашты.
– Хөрмәтле студентлар! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Кичә республикада Президент Владимир Путин булды, ул да сезгә изге теләкләрен юллады, – диде Рөстәм Зәки улы. – Республикада 200 меңнән артык студент бар. Алар арасында сез дә сәләтлеләр, алдынгылар сафында. Педагогия университеты көчле галимнәре белән билгеле. Гомумән, укытучы һөнәрен үзләштерү өчен биредә барлык шартлар да булдырылган, сезгә куйган максатларыгызга ирешер өчен тырышырга гына кирәк.
Бәйрәм кысаларында “365 изге эш” акциясе дә старт алды. Студентлар ел дәвамында һәр көн социаль әһәмиятле чара оештырырга тиеш булачак.
Арытаба Рөстәм Хәмитов студентлар әзерләгән төрле проектлар, волонтерлык, фәнни-тикшеренү эшләре белән танышты, Яшьләр инновация иҗаты үзәгендәге лабораторияне карады. Анда биолог студентлар Рөстәм Зәки улына теплицада яшелчә үстерү өчен биостимулятор уйлап чыгарулары турында сөйләде. Бу ачышны республиканың аграр тармагында актив файдаланырга була.
“Башкортстан – изгелек территориясе” проекты мәктәпләрдә волонтерлык эшләрен пропагандалауга юнәлтелгән. Укучыларда ярдәмчеллек, актив тормыш позициясе тәрбияләүне күз уңында тотып, студентлар мәктәпләрдә “Изге куллар”, “Батырлык дәресләре” үткәрә. Киләчәктә бу эшкә билгеле шәхесләрне дә җәлеп итмәкче алар.
– Яшьләр лаеклы тормышта яшәсен өчен күп көч салына. Шунысы куанычлы: югары уку йортларын тәмамлаган студентлар, башлыча, республикада эшли. Мәсәлән, Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә вуз тәмамлаганнар гына көч сала. Әмма игътибар таләп итүче юнәлешләр дә бар әле. Мәсәлән, бүген без базар шартларында яшибез. Мондый мохиттә яшәү өчен студентларны алдан ук әзерләргә кирәк. Яшьләрне җитештерү эшчәнлегенә җәлеп итү мотлак, – диде Рөстәм Зәки улы.

Читайте нас: