+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 гыйнвар 2018, 13:26

Җырлап кына укый

Кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган, дип әйтү дә хак, күрәсең. Филүс Вәлиев турында шулай уйларга нигез бар.

Җыр-моңга омтылышы булгач, Түреш авылында башлангыч сыйныфлардан соң, Филүсне башкаладагы Газиз Әлмөхәммәтов исе­мендәге республика гимназия-интернатына укырга бирәләр. Анда ул агачтан эшләнгән тынлы уен коралы — кларнетны үзләштерә, ләкин аның вокалны өйрәнү теләге көч­лерәк була. Җыр-моңга тартылган яшь күңел арытаба Октябрьский шәһәрен­дәге музыка училищесында белем алуын дәвам итә. Биредәге башкорт халык ансамбле кафедрасында дүрт ел укый. Беррәттән татар, башкорт, рус, мари биюләрен өйрәнә. Җыр-бию дөньясында кайнап, дүрт ел сизелми дә үтеп китә. Филүс армия сафларына алына.
Хәрби укулардан соң, ул Санкт-Петербургтагы Көнбатыш хәрби округының Кызыл Байрак җыр һәм бию ансамбленә хезмәткә чакырыла. Ансамбльдә ул хор солисты була. Бер ел хезмәт итү вакытында Псков, Мәскәү, Калининград, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдә ансамбль белән чыгыш ясыйлар.
Русия эстрадасы йолдызлары Александр Розенбаум, Елена Ваенга, Лев Лещенко, Тамара Гвердцители, “Любэ” төркеме белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга туры килде. Бу Филүс өчен зур горурлык.
Филүскә, хезмәт иткән хәрби частьта контракт төзеп, арытаба калырга тәкъдим итәләр. Ләкин бертуган энесенең аянычлы һәлак булуы аны туган якка тарта. Гаиләдә өлкәне буларак, авыр минутларда әти-әнисе, кечкенә туганнары янында булырга кирәк була. Филүс — бүген дә аларның якын терәге, ярдәмчесе.
Шулай итеп, хезмәтен тутырып кайткач, Филүс башкаладагы Заһир Исмә­гыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керә. Талантлы егет җырчы, халык артисты, сәнгать фәннәре кандидаты, вокал кафедрасы профессоры Идрис Газиев классына эләгә. Бүген ул опера җырчысы һөнәре буенча 3нче курста белем ала.
Киләчәктә опера театрында эшләргә, төп роль­ләрне башкарырга хыяллана ул. Вокал, музыкаль театр дәресләрен аеруча ярата Филүс. Әлеге вакытта оперетта куялар. Опера җырчысы булыр өчен төпле белем кирәк: башта музыка мәктәбен, аннары училищены, арытаба институтны тәмамлау мөһим дип саный Филүс. Тавыш төптән куелса, теләсә нинди җыр җиңел башкарыла, ди ул. Шуңа да яраткан һөнәре буенча фән серләрен үзләштерүче егет һәр минутының кадерен белеп укый.
Филүс бихисап уен коралларында уйный белә. Баянда, кларнетта, курайда, гитарада уйнарга өйрәнгән. Фортепианода уйнарга ярата. Халык җырларын башкаруга өстенлек бирә ул. Шуңа республикада үткән иҗтимагый чараларда халык җырларын башкарырга аны бик теләп чакыралар. “Берлек” Башкортстан татар яшьләре оешмасы, Башкортстан дәүләт университеты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты үткәргән чараларда актив катнаша. Быел “Сәләт” балалар лагеренда вожатый һәм җыр укытучысы булган.
Өметле яшь җырчы Филүс Вәлиев башкаруындагы күңелләрне җилкен­дерерлек моңлы җырлар радио дулкыннары аша да еш яңгырый. Хәйдәр Бигичев репертуарыннан “Миләүшә”, әнисе Мөнирә Вәлиева сүзләренә Резеда Бүләкова көй язган “Туган ягым”, башкорт халык җыры “Аргуҗа” радио тыңлаучы­ларга яхшы таныш. Моннан ике ел элек Резеда Бү­ләкова белән Бүздәктә һәм аның авылларында “Кая илтә безне хыяллар?” дип аталган проект оештырганнар.
Сәнгатькә җаны-тәне белән гашыйк кеше буларак, билгеле, Филүс башкаладагы театрларга зур теләк белән йөри.
Укуында, тормышында ярдәм итүче әти-әнисенә рәхмәтле ул. Әтисенең “Безнең йөзгә кызыллык китермә берүк!” дип әйткәне кечкенә чактан ук сеңеп калган һәм бу сүздән чыкмаска тырыша ул.
Ялларда, бәйрәмнәрдә исә Филүс туган авылына ашыга. Авыл һавасы, физик эш көч өсти”, — ди ул. Түрештә әти-әнисе, 9нчы сыйныфта укучы сеңлесе Таңсылу, 4нчедә укучы Данис Филүснең кайтканын һәрвакыт көтеп алалар. Кадерлеләренә ярдәмләшеп, туган ягыннан илһам алып, көч туплап, башкалага ашкынып китә ул.
Аңа хыялларының чынга ашуын, зур сәхнә­ләрдә чыгыш ясап, югары биеклекләргә ирешүен, бәхетле тормыш, матур киләчәк телибез!
Читайте нас: