+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 гыйнвар 2018, 11:55

Гаризалар кабул итү башлана

Русия Федерациясе Президентын сайлауларда барган урында тавыш бирү мөмкинлеге бар. 2018 елның 18 мартында Русия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирү көнендә сайлаучы паспортында күрсәтелгән теркәү-яшәү урыныннан читтә булса, тавыш бирүнең яңа тәртибеннән файдалана ала.

Бу уңайдан без муниципаль район территориаль сайлау комиссиясе председателе Әгъләм Мәгъдәнович Төхвәтшинга берничә сорау бирдек.
— Билгеле булуынча, 31 январьда тавыш бирү көнендә теркәү урыныннан читтә булган гражданнардан гаризалар кабул итү пунктлары эшли башлый. Алар кайда урнашкан һәм ничек эшләячәкләр?
—Республика Үзәк сайлау комиссиясе карарына ярашлы, территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан республикада Русия Президентын сайлауларда барган урында исемлеккә кертү турында гаризалар кабул итү буенча 109 пункт ачылачак. Моннан тыш, гаризаларны Күпфункцияле үзәкнең 74 филиалы һәм бүлекчәсе, дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә була. Ә арытабан, 25 февральдән башлап гаризаларны участок комиссияләре дә кабул итә.
Газета укучыларның игътибарын шуңа юнәлтәм—мөрәҗәгать буенча гариза теләсә кайсы территориаль комиссиядә, Күпфункцияле үзәк филиалында яки бүлекчәсендә рәсмиләштерелә. Гариза теркәлү урыны белән берничек тә бәйле түгел.
—Барган урында тавыш бирү турындагы гаризада сайлаучы 18 мартта тавыш бирергә теләгән участокны күрсәтергә кирәкме? Әйтик, гариза биргән көнне Бүздәктә булып, Уфада тавыш бирү өчен участок санын һәм аның кайда урнашуын ничек белергә?
—Моны үзаллы эшләүнең ике ысулы бар. Беренчедән, Русия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «ТИК и УИК на карте России» дигән мәгълүмат бите бар. Аңа керсәң, президент сайлауларында эшләячәк участок һәм территориаль сайлау комиссияләре урнаштырылган интерактив карта ачыла. Картаны ачканда бит кулланучыдан ул булган урынны файдаланырга рөхсәт сорый. Программа картада кулланучыга якын урнашкан сайлау комиссияләрен табып күрсәтә. Барган урында сайлаучылар исемлегенә кертүне үтенеп гариза биреп булган территориаль сайлау комиссиясе билгесенә бассаң, аның белән бәйләнешкә керү мәгълүматы күренә. Илнең башка төбәкләрендә урнашкан территориаль һәм участок комиссияләре адресларын бүлекнең эзләү системасын файдаланып табарга була.
Моннан тыш, Русиянең Үзәк Сайлау комиссиясендә мәгълүмат-белешмә үзәге эшли. Аңа күпканаллы телефон номеры буенча шалтыратырга була: 8-800-707-2018 (+7 (495) 727-2018). Элемтә операторына сайлаучы тавыш бирү көнендә булачак бинаның адресын әйтергә кирәк. Шушы адрес буенча аны сайлаучылар исемлегенә кертәчәк участок комиссиясе адресын әйтәчәкләр. Мәгълүмат-белешмә үзәге телефоны буенча элемтә өчен мәгълүмат—комиссиянең адресын һәм номерын сорарга була.
Кирәкле барлык мәгълүмат Башкортстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе сайтында да урнаштырылган: http://bashkortostan.izbirkom.ru/.

Д.ТУКТАМЫШЕВ.
Бүздәк авылында 2018 елның 18 мартында Русия Федерациясе Президентын сайлауларда барган урында сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризалар кабул итү пунктлары түбәндәге адрес буенча урнашкан: Бүздәк авылы, Ленин урамы,7. 2018 елның 31 январеннан 12 мартына кадәр эш көннәрендә 16.00-20.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 10.00-14.00 сәгатьләрдә эшли (территориаль сайлау комиссиясе); Күпфункцияле үзәк бүлеге: Бүздәк авылы, Красноармейская, 27.
Читайте нас: