Билгеле булуынча, былтыр Туймазы һәм Бүздәк районнарында тилчә кизүе котырган иде, утырышта шушы темага яңадан әйләнеп кайттылар. Бу хакта Ветеринар һәм фитосанитар күзәтү буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Юрий Петров чыгыш ясады.
— Әлеге вакыйга акрынлап онытыла барса да, без бу мәсьәләне контрольдә тотабыз. Сүз гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыру чаралары һәм афәтне булдырмауга юнәлтелгән кисәтү эшләре турында бара. Мондый хәл кабатланмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк, — диде Константин Толкачев әлеге хәл уңаеннан.
Утырышның көн тәртибенә административ законнарны камилләштерүгә бәйле берничә закон проекты кертелде. Аның берсе республиканың Террорчылыкка каршы комиссиясе карарларын үтәмәгән өчен административ җаваплылык кертүгә кагыла.
Чарада салым законнарын камилләштерүгә бәйле мәсьәләләр дә каралды. Әйтик, “Уен бизнесына салым салу турында” Башкортстан Республикасы Законының 2 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында” закон проектына кертелгән үзгәреш республика бюджетын тулыландыру һәм уен бизнесы объектлары санын киметүгә юнәлтелгән.
Депутатларның икенче башлангычы физик берәмлекләрнең милкенә салым буенча пени исәпләүне ярты елга кичектереп торуны күздә тота. Ул республика халкына салым түләү өчен уңайлырак шартлар тудыруны максат итеп куя.
Былтыр Башкортстан парламенты төбәкләрнең законнар чыгару органнары арасында Дәүләт думасына кертелгән һәм федераль закон статусы алган законнар башлангычлары саны буенча әйдәүче булды. Әлеге вакытта Дәүләт думасында карауда Дәүләт җыелышының ике дистәгә якын закон башлангычы исәпләнә.