+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 гыйнвар 2018, 12:46

В. В. Путин берләшмә эшчәнлегенә югары бәя бирде

Эш сәфәре барышында дәүләт башлыгы Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә булды. Владимир Путин вертолет двигательләрен җитештерү һәм җыю өчен тәгаенләнгән технологик үзәкне карады.

Берләшмә импортны алмаштыру кысаларында “Ми” һәм “Ка” вертолетлары өчен тәгаенләнгән ВК-2500 двигательләре узелларын җитештерү программасында катнаша. Элек әлеге двигательләр Украинадан кертелә иде. Двигатель компонентлары Уфа предприятиесе кооперацияләре һәм Берләшкән двигательләр җитештерү корпорациясенең башка заводлары белән берлектә җитештерелә.


Дәүләт башлыгы проект кысаларында булдырылган дүрт җитештерү-технологик үзәкнең берсе белән танышты. Предприятие хезмәткәрләре үзәкнең техник җиһазландырылуы турында сөйләде. Уфада ВК-2500 двигательләре өчен 900дән артык деталь җитештерелә. Владимир Путин алар белән якыннан танышты.
Арытаба ул идарә итүнең санлы электрон системасы белән җиһазландырылган ВК-2500П һәм “Ил” самолеты өчен тәгаенләнгән ТВ7-117С двигательләрен карады. Президент, шулай ук, берләшмәдә җитештерелүче башка төр продукция экспозициясе белән танышты. Ахырда ул УМПО берләшмәсенең эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Читайте нас: