+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
24 гыйнвар 2018, 12:06

Русиягә хезмәт итәм!

Русия Президенты Владимир Путин солдатларның командирга җавап бирү тәртибен гадиләштерде. Русия Кораллы Көчләрендә Эчке хезмәт уставына үзгәрешләр кертү турындагы указ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылды.

Хәзер солдатлар командирның котлавына я рәхмәт белдерүенә “Русиягә хезмәт итәм!” дип җавап кайтарырга тиеш. Элек алар “Русия Федерациясенә хезмәт итәм!” дип әйтә иде.
“Әгәр командир (җитәкче) сафта басып торучы хәрби часть (подразделение) хәрби хезмәткәрләрен котласа, алар өч тапкыр сузып “ура” кычкырырга тиеш. Әгәр командир (җитәкче) хәрбиләргә рәхмәт белдерсә, хәрби хезмәткәрләр “Русиягә хезмәт итәбез!” дип җавап кайтарырга тиеш”, - диелгән әлеге указда.
Кызыл Армия солдатлары мондый очракта 1924 елда - “Хезмәт халкына хезмәт итәм!”, 1937 елда – “Советлар Союзына хезмәт итәм!”, ә 1994 елда “Ватанга хезмәт итәм!” дип җавап бирә иде.
Читайте нас: