-28 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Общество
24 гыйнвар 2018, 13:58

“Мин ни өчен сайлауга барам?”

Русия Журналистлар берлеге 18 мартта үтәчәк Русия Федерациясе Президентын сайлау кампаниясен киңкүләм мәгълүмат чараларында яктыртуга багышланган Бөтенрусия конкурсы оештыра.

Конкурсның максаты – журналистларны Русия Президенты сайлауларына әзерлекне һәм үткәрүне күпкырлы һәм гадел яктыртуга җәлеп итү, сайлаучыларның хокукый белемен күтәрү, аларга мөһим кампания турында дөрес мәгълүмат җиткерү.
Конкурсның төп темасы – “Мин ни өчен сайлауга барам?” Журналистлар үз материалларында шушы сорауга җавап эзләргә тиеш.
Конкурска эшләр “Мин ни өчен сайлауга барам?” билгесе белән [email protected] электрон адресына 17 февральгә кадәр җибәрелергә тиеш. Тәкъдим ителүче материаллар 2017 елның 18 декабреннән 2018 елның 17 февраленә кадәр матбугатта басылырга (эфирга чыгарга) тиеш.
Конкурс турында положение, гариза һәм документлар үрнәкләре Башкортстан Журналистлар берлеге сайтында урнаштырылган.
Читайте нас в