24 январьда ил җитәкчесе оборона предприятиесе --“Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе -- Уфа моторлар төзү берләшмәсе” ачык акционерлар җәмгыятендә булачак, анда оборона-сәнәгать комплексы оешмаларының гражданлык тәгаенләнешендәге югары технологияле продукция җитештерүен диверсификацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрәчәк.
Эш сәфәре кысаларында Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашачак.