Ә бит күп кенә кыйммәт даруларның арзан аналогы бар. Бу хакта һәркем белми, ә сатучылар тәкъдим итми. Шатланырга урын бар, чөнки хәзер хәлләр үзгәрәчәк. Хәзер арзан дарулар белән таныштырырга һәм тәкъдим итәргә даруханә сатучыларын мәҗбүр итәчәкләр. Сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары бу мәсьәлә буенча төгәл чараларны сентябрь аена эшләп бетерергә карар кылган.