+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 гыйнвар 2018, 12:14

Заман яңача эш таләп итә

Уфага Идел буе федераль округының социаль өлкә буенча белгечләре җыелды.

“Киләчәк” дип аталган бу форум Русиянең Социаль педагоглары һәм социаль хезмәткәрләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Аңа старт былтыр октябрьдә Ульяновскида бирелгән иде, декабрьдә Төньяк-көнбатыш федераль округы белгечләре Калининградта җыел­ды. Башкортстан бу форумны үткәрүче өченче төбәк булды һәм үз мәйданына Идел буе федераль округы вәкилләрен җыйды. Алар арасында Самара, Ырынбур һәм Пенза өлкәләре, Удмуртия һәм Татарстан республикаларының социаль министрлыклары җитәкчеләре, башка абруйлы белгечләр бар иде.


Форумны ачып, республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова социаль проблемаларның вакытында һәм сыйфатлы хәл ителүе халык өчен никадәр мөһим булуын билгеләде, бу юнәлештә яңа ысуллар, яңа юллар эзләү зарурлыгына басым ясады. Әлеге чара шушыңа ярдәм итәчәк.
Форум кысаларында “Русиянең киләчәк социаль өлкәсе образы. Социаль ярдәм күрсәтү һәм социаль хезмәт күрсәтү” стратегик сессиясе ачылды. Анда “Тигез хокуклар — тигез мөмкинлекләр”, “Санлы социаль өлкә”, “Халыкны саклау һәм аның санын арттыру”, “Социаль дәүләтнең фәкыйрьлексез киләчәге” һәм башка темалар буенча фикер алышу булды. Бу темалар җәмгыять тормышының барлык мөһим өлкәләренә кагыла, һәм уртага салып сөйләшү аларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Сессия барышында эшләнгән проектлар “Русия социаль өлкәсе киләчәге. Социаль ярдәм һәм социаль хезмәтләндерү” юл картасына керәчәк.
Бүген Русиядә социаль хезмәтләндерү өлкәсендә 600 мең белгеч исәпләнә, аларның һәрберсе эше буенча ким дигәндә 10-20 кеше һәм аларның гаиләләре белән аралаша. Бу 10 миллион кеше илнең киләчәк социаль өлкәсе белән кызыксына, дигән сүз.
Уфадан соң шундый ук форумнар Дондагы Ростовта, Екатеринбургта, Пятигорскида, Улан-Удэда һәм Владивостокта үтәчәк. Русиянең социаль киләчәге образын күз алдына китерергә ярдәм итүче гомумрусия чарасын Мәскәүдә 1-2 мартта үткәрү планлаштырыла. Төбәкләрдәге стратегик сессияләрдә һәм Мәскәүдәге йомгаклау форумында йөз меңнән артык кеше катнашуы көтелә.
Читайте нас: