Тикшерү башланды. Ачыклануынча, республика буенча Эчке эшләр министрлыгы Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе бүлегенең элекке җитәкчесе Игорь Воробьев 2013-17 елларда 30 миллион сумлык милек сатып алган. Алар исәбенә Уфа янындагы нарат урманында урнашкан 350 квадрат метрлы СПА-комплексы булган ике катлы йорт та керә. Ләкин еллык кереме 800 мең сум булган коррупциягә каршы көрәшче бу кадәр сумманы каян алуын аңлата алмаган.
Полицейский үзе 5 миллион сумлык "БМВ"да йөргән. Күчемсез милеген пенсионер булган якын туганнарына яздырырга гадәтләнгән....
Суд аның милкенә арест салган.