+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
18 гыйнвар 2018, 13:01

Вазифа биләүчеләрне чикләүләр көтә

Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары 2017 елның соңгы пленар утырышында Дәүләт Думасына коррупциягә каршы тору турындагы законнарга үзгәрешләр кертү буенча федераль закон проектын кертергә карар иткән иделәр.

Проектка ярашлы рәвештә, парламентарийлар дәүләт (муниципаль) учреждениесе җитәкчесенә, аның хатыны (ире) һәм балигъ булмаган балаларына акчаларын Русия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында саклауны, аларда счетлар (вкладлар) ачуны, чит ил финанс инструментларыннан файдалуны тыючы нормалар урнаштырырга тәкъдим иттеләр.
“Федераль законнар тарафыннан мондый чикләүләр кагылачак гражданнар даирәсе билгеләнде инде. Бу коррупциягә каршы тору һәм Русиянең милли иминлеген тәэмин итү максатыннан эшләнә, – диде бу җәһәттән төбәк парламенты спикеры Константин Толкачев. – Әлеге исемлеккә, мәсәлән, дәүләт вазифалары, федераль законнар нигезендә төзелгән дәүләт корпорацияләрендә вазифа биләүчеләр, хакимиятләр башлыклары, даими нигездә эшләүче муниципаль депутатлар керә. Бу исемлектә ГУП һәм МУП җитәкчеләре юк. Безнең карашка, бу җитди кимчелек, чөнки алар да коррупцион хәвефкә башкалардан ким дучар ителмәгән. Әлеге категория гражданнар бюджет акчалары белән турыдан-туры эш итеп, дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итәләр. Әгәр кабул ителә калса, бу тәкъдим иткән закон проекты милли иминлекне ныгытуга булышлык итәчәк”
Читайте нас: