+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 гыйнвар 2018, 13:18

Алар – җәмгыять нигезе

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Республика Башкортостан” гәзите редакциясе оештырган “Ел кешесе” конкурсы җиңүчеләре белән очрашты.

Очрашу барышында тирә-як мохитне саклау темасы буенча фикер алышу булды. Баймак районында яшәүче пенсионер Фәйзерахман Усманов башлангычы белән оештырылган “Чис­та Сакмар” экология акциясе кысаларында район халкы чишмәләрне тазарткан, Сакмар елгасы ярларын, ял итү урыннарын тәртипкә китергән.
Учалы районыннан 92 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифулла Зөлкәрнәев үз акчасына юкә аллеясе утырткан һәм мәчет яны территориясен төзекләндергән.
Чарада, шулай ук, торак пунктларында юлларны һәм күперләрне реконструкцияләү, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, инновацион медицина препаратларын уйлап табу, халык иҗатына, хәйрия фондларына булышлык итү мәсьәләләре тикшерелде.
– Бүген биредә сәләтле кешеләр җыелган, – диде Рөстәм Хәмитов. – Республика үсеше өчен җан атучы гражданнар булуы шатландыра. Алар – җәмгыять нигезе.
Читайте нас: