+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
17 гыйнвар 2018, 11:23

Башка сыймаслык хәл

15 январьда Пермьдә коточкыч фаҗига булган: 127нче мәктәптә балалар пычак белән сугышкан.

Үсмер егетләр 4нче сыйныфлар укыган кабинетка килеп кергән. Нәтиҗәдә, сугышучыларны аеру өчен 47 яшьлек укытучы бу җәнҗалга катнашырга мәҗбүр булган. 10-12 яшьлек балалар зыян күргән.
Русия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев кушуы буенча, бүген төнлә мәгариф министры Ольга Васильева Пермьгә очкан.
Әлеге вакыйгада 15 кеше зыян күргән, шуларның 12се дәваханәдә ята, 3се психологик травма алган.
Җинаять эше ачылган, гаепләнүчеләрне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Читайте нас: