+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
16 гыйнвар 2018, 11:58

Тарифлар арта

Азык-төлеккә даими рәвештә хаклар арту белән бергә елына ике мәртәбә торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең күтәрелүе – халыкны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе.

Башкортстанда газ өчен түләү, уртача алганда, 3,4 %ка, утка – 5%ка, җылытуга – 5,26%ка, суга – 6,06%ка, кулланылган суның агып китүе өчен 14%ка артуы көтелә. Гомумән алганда, кушылган түләүләр 8,4 % артмаска тиеш.
Башкортстанда гражданнарның торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнарының рөхсәт ителгән максималь күләменең төбәк стандарты расланды. Монда гаиләнең гомум кереме исәпкә алыначак: күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен – 15%, пенсия алучы ялгыз яшәүче гражданнар, 60 яше тулган ир-атлар һәм 55 яше тулган хатын-кызлар өчен – 18%, башка категория гражданнар өчен 20% тәшкил итәчәк. Әгәр шушы категория гражданнар өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләү артып китсә, алар үзләре яшәгән урында субсидия юллап халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала. Биредә алар үзаллы рәвештә субсидиягә дәгъва итә алалармы, шуны белә алалар.


Читайте нас: