+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
16 гыйнвар 2018, 12:15

“Без — эшкә дәртле халык, җиңнәребез һәрчак сызганулы!”

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева.

Һәр яңа ел – үткән елда башкарылган эшкә йомгак ясап, алдагы чорга бурыч-максатлар билгеләү вакыты. Бу җәһәттән узган ел Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте эшчәнлегендә, гомумән, республикада гомер кичерүче милләттәшләребез тормышында нинди мөһим вакыйгалар белән билгеләнгән? Нинди казанышларга ирешелгән һәм кайсы мәсьәләләр үз чишелешен тапмый калган? Агымдагы елда Башкортстан татарлары тормышында нинди чагу вакыйгалар, мәртәбәле чаралар күзаллана, нәрсәләргә мотлак ирешү максаты куела?
Узган елда Башкортстан татарлары милли-мә­дәни мөхтә­рияте үзенең җәмгы­ятьтә тоткан урынын тагы да ныгытып, республикада гомер кичерүче мил­ләттәш­ләребез­нең милли-мәдәни их­тыяҗ­ларын канә­гать­ләндерү бу­енча эшчәнлек даирәсен тагы да киңәйтте, дияр идем. Бүген безнең автономия республи­ка­дагы дистәдән артык татар оеш­масы белән берлектә эш­чәнлек алып баручы, алар­ны берләштерүче, юнәлеш би­рүче, яңа башлангыч­ларга дәртлән­дерүче мөһим үзәк булып тора. Хәзер автоно­миянең район­нарда­гы бүлек­чәләре саны да 47гә җитте. Алар һәркайсы урыннарда милләт­тәшләребез мәнфә­гатендә максатлы эш алып бара.
Шулай ук, мөһим каза­ныш­лар­дан — ел дәвамында “Туган тел” каналында Башкортстан та­тарлары тормы­шы, шул исәптән безнең оешма эш­чәнлеге турында “Балкыш” тапшыруы чыгып килде. Агымдагы елда да ул милләттәш­ләре­безнең рухиятен баетып, кү­ңелен иркәләячәк. Янә килеп, үз сайтыбызны булдыруны да атап үтәргә кирәк.
Безнең барлык башлангычларыбыз, проектларыбыз да Башкортстан Башлыгы, Хөкүмәт ярдәме белән, республика Башлыгы Хакимияте, аның Эчке сәясәт буенча идарәсе, министрлык һәм ведомстволар, район-шәһәр хакимиятләре белән тыгыз хезмәттәш­лектә тормышка ашырыла. Бигрәк тә Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары, Башкортстан халыклары ассамблеясе, Башкортстан халыкларының дуслык йорты белән кулга-кул тотынышып эшлибез.
Автономия тарафыннан телебезне, мәдәния­те­без-не, гореф-гадәтләребезне саклауга һәм үстерүгә юнәл­телгән чараларга, проектларга килгәндә исә, алар узган елда да байтак булды. Әйтик, “Тукай моңна­ры” фестивале республика мәктәпләреннән 5-11нче сый­ныф укучыларын җый­ды. Алар бөек әдибебезнең әсәрләрен татар телендә генә түгел, дистәдән артык телдә сәнгатьле итеп яттан сөйләде.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Мәдәният министрлыгы, Башкортстан халыклары ассамблеясе, Башкортстан халыкла­рының дуслык йорты белән берлектә күренекле сәхнә йолдызларыбыз Фәридә Кудашевага һәм Бәхти Гайсинга багышлап оештырган һәм ел саен уздырылып килүче “Ике аккош” рес­пуб­лика җыр һәм музыка фестивале, елдан-ел киң­рәк колач алып, бүген, чыннан да, республикабызның мә­дәният дөньясында иң чагу вакыйгаларның бер­сенә әверелде. Конкурс-фести­валь­дә катнашкан 50 башкаручы һәм музыкант, шул исәптән 6 музыкаль коллектив һәм 3 дуэт, бүгенге сәхнә йолдызларыбыз Айдар Галимов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Сәйдә Ильясова, Рушан Биктимеров белән бер сәх-нәдә чыгыш ясап, аларның бәһасен, киңәш-дәрес­ләрен алды. Милли мәдә­ниятләребезне үстерүдә, бөек сәхнә йолдызлары­бызның мирасын саклауда һәм мәңгеләштерүдә һәм, әлбәттә, халыклар дуслыгын ныгытуда моннан да чагурак, нәтиҗәлерәк чара була аламы?! Кыскасы, “Ике аккош” республика җыр һәм музыка фестивале чын-чыннан Башкортстан та­тар­лары милли-мәдәни автоно­миясенең брендына әверелде.
Бүздәк районында оештырылган “Җиз кыңгы­рау” фольклор бәйрәме-нең дә киләчәге зур булыр, дигән ышанычтабыз. Әлеге фо­льк­лор бәйрәме халык га­мәли сәнгате осталары-ның эшләреннән күргәзмә-не, районда яшәүче халык­ларның милли костюмнарда чыгышын һәм үз гореф-гадәтләре белән таныштыруны һәм, әлбәттә, Башкортстан халыкларының милли ашлары конкурсын үз эченә ала. Фестиваль кунаклары өчен, шулай ук, мавыктыргыч квестлар, милли уеннар, милли ашлар әзерләү буенча осталык дәресләре оештырылды. Бәйрәм исә җиде номинация буенча фольклор башкаручылар конкурсында җиңүчеләрнең гала-концерты белән тәмамланды. Шул рәвешле, без әле узган елда ук 2020 елда Уфада узачак Бөтен­дөнья фольклориадасына әзер­лекне башлап җибәрдек.
Гаиләләр, алардагы иң күркәм гореф-гадәтләрне саклау, тергезү, үстерү юнәлешендә дә ел дәва­мында максатлы эш алып барылды. Автономия оештырган “Гаилә учагы” бәй­рәме дә нәкъ шушы максатларны күз уңында тота. Гомумән, гаилә институтын үстерү, балаларны, әни­ләрне, әтиләрне яклау, киләчәк буынны иң күркәм гореф-гадәтләребез н­иге­зендә үстерү идеясе без­нең һәр эш-башлангычыбызда ярылып ята. Узган елда автономия откан ике грантның берсе “Гаилә учагы” проектына тапшырылуы да (икенчесе — “Бә­леш-Фест”) күп нәрсә турында сөйли. Бу җәһәт­тән Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның 2018 елны республикада “Гаилә елы” дип игълан итүе турында указын да зур шатлык белән кабул иттек. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Мәдәният, Мәгариф министрлыклары, Иҗтимагый палата, Дуслык йорты һәм хезмәттәшләрем белән берлектә аны нәти­җәле тормышка ашыруга үзебезнең дә лаеклы өле­шебезне кертә алырбыз, дип ышанам.
Милли телләрне укыту мәсьәләсендә, тәү чиратта, балалар, алар-ның ата-аналары, гомумән, җәмәгатьчелек арасында колачлы эш, аңлату эше алып бару зарур. Чөнки ата-ана баласының туган телдә укуын, аны өйрәнүен тели икән, дәүләт дәрәҗә­сендә моның өчен бернинди чикләүләр дә юк. Яңа­лык фәкать шунда гына: хә­зер туган телләр мәҗ-бүриләп түгел, ә баланың һәм аның ата-анасының теләге буенча укытыла. Бу җәһәттән ил Президенты да үз позициясен ачык белдерде. “Безнең һәрбере­безнең туган теле, һәр ха­лык­ның аңа гына хас кыйм­мәтләре, гореф-гадәт­ләре бар һәм без аларны кадер­ләп сакларга тиеш. Шул ук вакытта әлеге күптөрлелек илебез халыкларын бер-берсеннән чит­ләштерергә түгел, киресенчә, тупларга һәм көчле, кабатланмас Русия милләте канаты астында берләш­терергә тиеш”, диде ул.
Кыскасы, илдә дә, тө­бәктә дә туган телләрне, мә­­дәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен дәүләт дәрә­җәсендә мөмкинлекләр җитәрлек. Фәкать алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк. Ә моның өчен, тәү чиратта, милләттәш­ләребезнең туган телне укытуга бәйле үзаңын уяту һәм үстерү зарур. Әлеге мәсьәләгә дәү­ләт җитәк­челегенә гаеп ташлап түгел, ә менә нәкъ шушы яклап килергә кирәк. Барысы да үзебезгә бәйле.
Әлеге вакытта башкалада Габдулла Тукайга һәйкәл урыны буенча тәкъдимнәребез Уфаның Проектлау идарәсенә тапшырылды. Арытаба бөек әдибебезгә иң яхшы һәйкәл проектына конкурс игълан ителәчәк. Шуңа да бу эш озакка сузылмас, ихтимал, Башкортстанның 100 еллыгын билгеләгән елда ук башкалабызда Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштырылыр, дигән өметтә торабыз. Бүген без, шулай ук, Габдулла Тукайга һәйкәл­дән тыш, Уфада Шәехзадә Бабичка, Фәридә Кудашевага һәм Бәхти Гайсинга һәйкәл ачу башлангычы бе­лән дә йөрибез. Бу юнә­лешләрдә дә эш башланды.
Агымдагы елга эш проектларына килгәндә, бул­ганнарын дәвам итеп, яңа башлангычларга да канат кую нияте бар. Әйтик, бүген безнең халыкларыбыз, күпмилләтле республикабыз районнары турында бәян итүче тапшырулар җитми дигән фикердәбез. Безнең карашка, республика халыклары теллә­рендә “Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе сөйли һәм күр­сәтә” дигән тапшыру булдыру бу бушлыкны тулыландыра алачак.
Әлбәттә, башка мөһим башлангычларыбыз да юк түгел, алда безне колачлы эшләр көтә.
Читайте нас: