Джорджның глобаль сәламәтлеге иституты, Маккуори һәм Сидней университетлары галимнәре билләрендә авырту сизгән меңнән артык кешене күзәткән. Аннан соң пациентларның авыртудан зарлану вакытын һава торышы белән чагыштырганнар һәм... бернинди дә бәйләнеш тапмаганнар. Ягъни, чынлыкта, буыннары сызлау белән интегүчеләрдә чир аяз көннәрдә дә, яңгырлы яки карлы көннәрдә дә бердәй үк күзәтелгән. Галимнәр фикеренчә, кешеләр үзләренең авыртынуларын билгеле хәлләргә һәм әйләнә-тирәдәге шартларга бәйлиләр (мәсәлән, буран чыгуга яки яңгырга). Чынлап та, күңелсез, яңгырлы көннәрдә авыртынулар, кояшлы көннәрдәгегә караганда, ныграк тоела икән.
Хәер, бу мәсьәләнең икенче ягы да бар. Табиб-неврологлар атмосфера басымы кинәт үзгәргәндә, кан тамырлары тонусы белән бәйле проблемалары булган кешеләрдә, спазмнар булырга мөмкин ди. Бу исә кан әйләнешенең бозылуына, вегетатив нерв системасында киеренкелекләр килеп тууга сәбәпче булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, кеше үзендә төрле авыртынулар тоя.