+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 гыйнвар 2018, 12:14

“Русиянең атказанган журналисты” исеме кертеләчәк

Президент Владимир Путинның киңкүләм матбугат чаралары һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуында Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев хәзерге вакытта журналистларны “Атказанган мәдәният хезмәткәре” яисә “Атказанган элемтәче” дип бүләкләүләрен һөнәри чынбарлыкка туры килмәвен билгеләп үтте.

Владимир Соловьев, шулай ук, “Русиянең атказанган журналисты" исемен булдыруны тәкъдим итте.
"Бу тәкъдим бик нигезле дип уйлыйм, ә нигә булдырмаска? Мин инде кереш сүземдә үк хәзер аның героик һөнәр икәнлеген әйттем. Бу - бик дәлилле. Мин шундый йөкләмәне Президент Хакимиятенә тапшырырмын”, -- дип җавап бирде Владимир Путин.
Читайте нас: