+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 гыйнвар 2018, 17:43

Редакция кунагы—Фән Вәлиәхмәтов «Яшәүләрем— җыр минем»

Бөтендөнья Татар конгрессы, «Русиянең татар авыллары» Бөтенрусия җәмәгать оешмасы һәм Башкортстан Республикасының «Рамазан» төрки милли-агарту үзәге татар җырларын башкаручыларның Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов иҗатына багышланган «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм!» III Бөтенрусия конкурсын үткәрә.

Шушы көннәрдә «Бүздәк яңалыклары» газетасы редакциясендә кунакта булган Фән Гависовичның үзеннән бу турыда җентекләбрәк сөйләвен үтендек.
—Конкурс 2018 елның 1 мартында Казанда үтә. Бәйгечеләрне 28 февральдә көтәбез. Конкурс лауреатлары татар авыллары малтабарларының Бөтенрусия җыены делегатлары алдында да чыгыш ясаячаклар.
Бүген җырлаган, биегән яшьләр күп. Әмма талантлы кешеләр арасында үзләре тальян гармунда өздереп уйнап, татар җырларын башкаручылар әлләни күп түгел. Мин үзем гомерем буе тальян гармунда уйнадым һәм бу музыка коралын сакларга кирәк димен. Өченче тапкыр үткәрелгән конкурс халык иҗатын үстерү, яңа талантларны ачу максатын куя.
Конкурста катнашучы һәр турда үзе тальянда яки ике рәтле башка гармунда уйнап, татар халык яки татар авторы җырын башкарырга тиеш.Узган ел конкурста Таулардан Руслан Вахитов—лауреат, ә Марсель Мөхәммәтҗанов дипломант булды. Бүздәк районыннан башка катнашучыларны да көтәбез.
—Сезнең иҗат юлыгыз Бүздәк районында башланган. Шул турыда җентекләбрәк сөйләсәгез иде.
—Шаран районының Хафизовка авылында туып үстем мин. Әле җәмәгатем Светлана белән Шаранда яшим.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Туймазы геофизаппаратура заводында фрезерлаучы булып эшли башладым. Мәктәптә укыганда һәм заводта эшләү чорында үзешчән сәнгатьтә актив катнаштым, җырчылар конкурсында җиңүче булдым.
1970 елда сәнгатькә тартылу мине Бүздәк районы Мәдәният йортына алып килде. Әниф Сакаев, Раил Кинзикиев, Зәки Нәгыймов кебек сәнгатькә гашыйк кешеләр белән ике ел бергә эшләдем. Концертлар белән күрше районнарда да чыгыш ясый идек. Шуннан бирле 45 ел инде сәхнәдән аерылганым юк.
Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин төркемендә эстрада солисты булып эшләдем. Анда сигез ел эшләгәч, үземнең концерт бригадамны оештырдым һәм Башкортстан, Татарстан, аннары Русия шәһәрләре, районнары буйлап гастрольләрдә уңышлы чыгыш ясый башладым.
—Фән Гависович, Сезнең кабатланмас моңлы тавышыгыз башка башкаручыларныкыннан бик нык аерыла.
—2018 елда тамашачыларга «45 елым сезнең белән үтте» дигән яңа концерт программасы тәкъдим итәбез. 25 январьда Бүздәк районы Мәдәният йортында чыгыш ясаячакбыз. Программада заманча һәм халык җырлары гына түгел, дәртле биюләр, юмор да күп. Иҗат сөючеләрне концертыбызга чакырабыз.
Читайте нас: