+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 гыйнвар 2018, 12:13

Карда икән... дәва

Соңгы вакытта буыннар авыруына зарланучылар саны артканнан-арта.

Табиблар моның сәбәбен тиешле дәрәҗәдә хәрәкәтләнмәүдә, дөрес тукланмауда күрә. Халык медицинасы бу җәһәттән төрле үләннәр куллануны хуплый. Ә менә карны... Аяк астында йомшак юрган булып җәелеп яткан ак кар да шифалы икән.

1 стакан тозны берничә стакан кар белән катнаштырырга һәм шуны, калын итеп, сызлаган буынга ябарга кирәк. Өстеннән аш пленкасы каплап, җылы сөлге белән урарга. Иң мөһиме, бу компрессны 5 минуттан артык тотарга ярамый. Киресенчә, буыннарны өшетеп, авыртуны көчәйтергә мөмкин. Процедура вакытында авырту берникадәр артачак, әмма 4-5 минут түзәргә була. Катнашманы алганнан соң, 20 минутлап авырткан кулны яки аякны кузгатмау киңәш ителә.
Читайте нас: