Стәрлетамакта аның хакы бер сумга диярлек арзанрак: 47,49 сум. Сибайда – 46,25 сум.
Иң арзан сөт Нефтекама шәһәрендә – 44,21 сум.
Республика буенча пастеризацияләнгән сөтнең уртача бәясе ел азагында 47 сум 47 тиен булган. Чагыштыру өчен: бер ел элек, 2017 елның январь аенда, сөтне төбәктә уртача 45,41 сумга сатып алып була иде.