+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 гыйнвар 2018, 14:04

Фаҗига Йортсыз калганнар

Якуп авылында яшәүче Сәитовлар гаиләсе 2018 елны күршеләрендә каршылаган.

36 яшьлек Алла һәм аның 15 яшьлек кызы арытабан ничек яшәячәкләрен күз алдына да китерә алмыйлар. Бар нәрсәләрен: мөлкәтләрен, киемнәрен, документларын һәм торыр җирләрен ут юк иткән.
—31 декабрьдә кичен эштән кайттым. Ирем Илгиз өйдә иде. Бәйрәмгә әзерләндек, — дип сөйли Алла.
Төнге унике тулар алдыннан Алла кызы белән күршеләренә керә.
—Берничә минуттан авылдашыбыз йөгереп керде дә: «Өегез яна!» дип кычкырды, — дип дәвам итә Алла. Урамга йөгереп чыккач, өеннән кара төтен күтәрелүен, агач йортларының януын күрә. Күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакыралар, ә Алла өй эченә ташлана. —Илгиз өйдә калган иде, күршем аны тәрәзә аша сөйрәп чыгарырга ярдәм итте,—ди Алла.—Нәрсә булгандыр, аңламыйм. Илгиз өйдә үзе генә, йокламый иде. Нәрсә булуын күзаллавы куркыныч…
Илгизнең тәне пешкән. Аны Уфага озатканнар. Авыр хәлдә булганлыктан, нәрсә булуы турында әлегә сөйли алмый. Уттан зыян күргән иргә өстәмә кан бирергә кирәк. Илгизнең якыннары мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйлар, кан тапшыруларын үтенәләр. Алар әйтүенчә, кимендә 15 кеше кирәк. Канны 8.00-12.00 сәгатьтә Уфа шәһәренең Батырская урамы, 41/1 адресы буенча Илгиз Равилевич Сәитов өчен тапшырырга кирәк. Үзең белән паспорт алып килергә кирәгәчәк.
Әле Алла кызы белән танышларында яши.
—Өйне 2009 елда ук, беренче ирем белән аерылышкач, бик авырлык белән сатып алган идем. Кызым шунда үсте. Алты ел элек Илгизне очраттым, ул безгә күчеп килде,—дип аңлата Алла.—Әмма үзебезне шундый бәхетсезлек көтәрен күз алдыма да китермәдем.
Янгыннан соң әни белән кыз бернәрсәсез торып калганнар.
—Ярдәм итәрдәй туганнарыбыз юк. Кызым бәйрәмнән соң мәктәпкә барачак. Ә аның бернинди киеме дә юк,—дип елый Алла.
Янгын сәбәпләре һаман билгеле түгел. Алла Сәитова мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итә. Аңа һәм кызына ярдәм итәргә теләсәгез, элемтә өчен телефон: 8-917-401-68-42. Мобиль банк телефон номерына тоташтырылган. Сәитова Алла Убайдуллаевна.
Читайте нас: