+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
10 гыйнвар 2018, 11:36

Уллыкка бала алу тәртибе гадиләштерелде

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев уллыкка яисә опекунлыкка бала алу өчен документлар тапшыру тәртибен гадиләштерү турында карарга кул куйды.

Хәзер тиешле документлар исемлегеннән торак белән файдалануга яисә милекче булуга хокук, хөкем ителмәгәнлек турында белешмәләр, яшәгән урыннан финанс исәбе күчермәсе һәм пенсия тәэминаты турында белешмә алып ташланган.
Әлеге документлар опека һәм попечительлек органы тарафыннан тиешле вәкаләтле органнардан үзара ведомствоара бәйләнеш тәртибендә соратып алыначак.
Читайте нас: