+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
9 гыйнвар 2018, 12:54

Тормыш нигезе — хезмәт!

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов хезмәт алдынгыларына Русиянең һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Һөнәри казанышлары өчен төзелеш, энергетика, авыл хуҗалыгы, торак-комуналь хуҗалык, социаль, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният, сәнгать өлкәләре хезмәткәрләре, барлыгы 53 кеше бүләкләнде.
— Сезнең барыгызны да һөнәрегезгә тугрылык, республиканың имин киләчәге өчен фидакарь эшчәнлек берләштерә. Авырлыкларга карамастан, без бергә алга барабыз. Башкортстан елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. Икътисадта, авыл хуҗалыгында, төзелеш тармагында зур уңышларга ирештек, — диде Рөстәм Зәки улы.
Ул республика казанышлары, хезмәт кешесе турында күбрәк сөйләргә кирәклеген ассызыклады.
— Бездә кайчак кире күренешләр турында күбрәк язалар, ә сезнең хезмәт күз уңыннан читтә кала. Бу дөрес түгел. Бүген минем сезгә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерү мөмкинлегем бар. Тормышта бу иң мөһиме. Хезмәт — тормышыбыз нигезе, — диде республика Башлыгы.
Читайте нас: