+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 декабрь 2017, 12:43

Сабыйлар мәнфәгатендә

Яңа елдан республиканың перинаталь үзәген һәм 4нче санлы бала табу йортын берләштерәләр.

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов хәбәр итте.
“Бүген яңа туган һәм бер яшькә кадәрге балалар үлемен киметү бурычы тиешле күләмдә хәл ителмәде. Бу проблемалар булмасын өчен без үз тарафыбыздан барысын да эшлибез. Финанслар җитәрлек күләмдә бүленә, яңа объектлар, перинаталь үзәк төзедек. Без барысын да эшлибез. Хәзер җавап бирү чираты саулык саклау системасында. Ни өчен шулкадәр сабыйларны югалтабыз? Ни өчен эш сыйфатсыз башкарыла? Ни өчен бу хәлләр бүген дә дәвам итә? – диде республика җитәкчесе. – Яңа төзелешләр, шул исәптән перинаталь үзәк сизелерлек нәтиҗәләр бирмәде. Якын көннәрдә яңа баш табиб куячакбыз, ул тәҗрибәле кеше. Яңа җитәкче эшне тиешенчә оештыра алыр дип өметләнәм”.
Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, әлеге вазифага саулык саклау министрының беренче урынбасары Нәзир Минһаҗев билгеләнергә мөмкин.
Әйткәндәй, республиканың Контроль-исәп палатасы, перинаталь үзәккә юнәлтелгән бюджет акчаларын максатлы куллануны тикшергәннән соң күпсанлы тәртип бозуларны акчыклаган.
Читайте нас: