+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 декабрь 2017, 12:01

Ни өчен проектларны берләштерәләр?

“Шәһәр мохите” һәм “Кече шәһәрләр парклары” федераль проектларны берләштерү акчаларны тагын да нәтиҗәлерәк кулланырга ярдәм итәр иде.

Бу хакта “Бердәм Русия”нең төбәк бүлегкчәсе секретаре, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев партиянең XVII съезды нәтиҗәләре буенча үткәрелгән матбугат конференциясендә сөйләде.
Күп кенә проектлар берләштерелгән: 25тән 14 проект калган. Толкачев әйтүенчә, бу эшләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан чыгып башкарылган. “Федераль проектлар төп юнәлешләрнең барысы да сакланырлык итеп оптимизацияләнгән. Без дә партиянең республика дәрәҗәсендәге проектларына шундый ук үзгәрешләр кертү турында уйлаячакбыз”, – диде ул.
Константин Толкачев әйтүенчә, эре инфраструктур программасының координаторы итеп Башкортстаннан Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаев расланган.
Читайте нас: