+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 декабрь 2017, 12:03

Милли лидерны яклыйбыз

Башкортстан Башлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең ЮгарыСоветы әгъзасы Рөстәм Хәмитов партиянең XVII съездында бердәм русиялеләрнең Русия Президентын сайлауда милли лидерны яклау карарына аңлатма бирде.

. “Без, әлбәттә, Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның кандидатурасын яклыйбыз һәм партия бу уңайдан ышанычлы, ныклы эшләсен өчен кулдан килгәнен башкарабыз”, – диде Рөстәм Хәмитов. Башкортстан Башлыгы Югары һәм Генераль советларның уртак утырышында кабул ителгән карарлар хакында бәян итте. “Партия җитәкчелегенең уртак утырышында кабул ителгән карарлар соңгы документларны, атап әйткәндә, партия уставын нормага китерүгә юнәлтелгән. Югары һәм Генераль совет әгъзаларының бу структуралардан чыгу һәм яңа агъзалар кабул итү турында гаризалары тикшерелде. Югары советтан 10-15 яңа әгъза съездга сайлану өчен киңәш ителде”. Съезда партия проектларын тормышка ашыру бәя дә бирелде.
Читайте нас: