+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
27 декабрь 2017, 14:02

14 яшьлек кыз этләр өчен приют ачкан

Уфа районының Иске Турбаслы авылында яшәүче 14 яшьлек Аида урам этләре өчен приют ачкан.

Мәрхәмәтле кыз “Дүрт аяклы дустым” дип атаган приютны моннан ике ел элек ачкан булган.
Хәзер аның җылы кулында өч эт һәм сигез көчекле ике ана эт тәрбияләнә.
Кызның әти-әнисе әйтүенчә, Аида кечкенәдән урамда калган йорт хайваннарын кызгана торган булган, аларны ашаткан. Аның фикеренчә, бу изге эшне һәркем башкара ала, тик теләк кенә кирәк.
Хуҗасыз калган этләрне бу гаилә күпчелеге үз акчасына карый. Шулай ук Аиданың дуслары да ярдәмгә килә.
Читайте нас: