+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 декабрь 2017, 19:20

Ит фестиваленнән читтә калмагыз!

Ит фестивале быел Уфаның көньягы һәм төньягында 30 декабрьдә оештырылачак.

Конгресс-холл алдындагы мәйданда ит һәм балык деликатеслары тәкъдим ителәчәк, амфитеатр мәйданында күңел ачу программасы узачак.
Монда республиканың 13 билгеле җитештерүчесе үз продукциясен тәкъдим итәчәк, шуларның җидесе - “Продукт Башкортостана” конкурсы дипломанты.
Черниковкадагы Орджоникидзе исемендәге мәйдан алдында да ит ярминкәсе узачак.
— Ит фестивале өченче ел үткәрелә. Соңгы ике елда бик салкын булган иде. Быел һава торышы яхшы булыр дип көтелә, шуңа күрә “Могҗизалы, кабатланмас Башкортстан” проекты да фестивальгә кушылу уңаеннан, урында яшәүчеләргә күңел ачу мөмкинлеге дә булачак. Ярминкәләрдә ит хакы арзанрак булачак, чөнки сәүдә урыннарын арендалау буенча оештыру чыгымнарын без үз өстебезгә алдык, — дип билгеләде республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Азат Фазлыев.
Читайте нас: