Тикшеренүләрдә 9-11 яшьлек 541 бала катнашкан.
Балалар анкеталарда узган айда ничә тапкыр балык ризыклары ашаулары турында язган.
Аннары алар вербаль һәм вербаль булмаган сәләтне бәяләү өчен IQ тестын («балалар өчен Векслер интеллект шкаласы») узган.
Йокы сыйфаты ата-аналар җавабына нигезләнеп бәяләнгән.
Атна саен балык ашаган балалар, калганнарга караганда, 4,8 баллга күбрәк җыйган.
Аларның йокылары бозылу очраклары да сирәк булган.