+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 декабрь 2017, 18:15

Республика Башлыгы баш мөхәррирләр белән очрашты

Елга йомгак ясар мәл җитте. Республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов бу уңайдан төбәкнең киң мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашты.

Сөйләшүдә республика тормышына кагылышлы күп сораулар күтәрелде. Тәү чиратта халыкның икътисади һәм матди хәле телгә алынды. Чөнки алардан чыгып, ирешелгәннәргә бәя бирергә мөмкин. Сораштырулар нәтиҗәсе шуны күрсәткән: халыкның 66 проценты үзләренең матди хәле яхшырды яки үзгәрмәде дип җаваплаган.
Гомумән алганда, республика елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлап килә, дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. Үсеш күрсәткечләре буенча без ил төбәкләре арасында яхшылар исәбендә. Республика Башлыгы хөкүмәтнең эшен ныклы “4”легә бәяли. Төп бурычлар үтәлде, әмма хәл ителәсе мәсьәләләр байтак әле дип ассызыклады ул. Мәсәлән, алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителеп бетмәде. Бүген гомум өлешчеләрнең 10 проценты алданган дип исәпләнә. Бу – шактый зур сан. Һәм киләчәктә аны бетерү өчен бар көч салыначак.
Районнардан килгән баш мөхәррирләр үз төбәкләре өчен әһәмиятле сорауларны күтәрде. Әйтик, яңавыллылар үзләрендәге сөт эшкәртү тармагына тукталды. Инвесторлар җәлеп итү авыр, әмма киләчәктә юлын табып, сөт эшкәртүче зур предприятие төзү кирәклеге әйтелде. Һәр район-шәһәрнең үзенә генә актуаль булган проблемалары бар. Президент аларны хәл итүне сызык өстенә алды.
Республика күләмендәге матбугат җитәкчеләре гомум төбәк дәрәҗәсендәге мәсьәләләрне күтәрде. Әмма үзләренә кагылышлы сорауларны да читтә калдыра алмады. Чөнки бүген матбугат катлаулы хәлдә, бигрәк тә финансларга бәйле мәсьәлә кискен тора.
Төбәк башлыгы бу проблеманы белүен, борчылуын әйтте. Журналистика өлкәсендә эшләүче кадрларның хезмәт хакы югары булган башка тармакларга китүе дә борчый аны. Шуңа алдагы елда бу мәсьәләне хәл итәчәген белдерде.
Читайте нас: