+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 декабрь 2017, 12:16

Күп балалы гаиләләргә ярдәм арта

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов күп балалы гаиләләргә социаль ярдәмне камилләштерү буенча чаралар турындагы Указга кул куйды.

Документта әйтелүенчә, 2018 елның 1 январыннан җан башына уртача керем балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган күп балалы гаиләләргә 2018 елда туган өченче яки аннан соңгы һәр балага 3 яшь тулганчы ай саен 8993 сум акча түләнәчәк.
Республика Хөкүмәтенә айлык акчалата түләүнең шартларын һәм тәртибен билгеләргә кушылды. Аны бирү турында мәгълүмат Социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылачак.
Читайте нас: