+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 декабрь 2017, 12:04

Аварияләр күбәя

Узган тәүлек эчендә республика юлларында 10 автомобиль авариясе теркәлгән, анда 12 кеше җәрәхәтләнгән, 5 кеше үлгән.

Дәүләт автомобиль инспекторлары 3 меңнән артык юл кагыйдәләрен бозучыны тота.
Шулар арасында исерек килеш руль артына утыручы 35 водитель дә бар.
Юл аша чыгучылар да кагыйдәләргә колак салмый. 300дән артык кеше юлларны тиеш булмаган урыннарда кичеп чыккан.
Ә менә балалар хәвефсезлегенә килгәндә, мәгълүматлардан чәчләр үрә тора. Тәүлек эчендә генә балаларны юлда йөрткәндә 97 кешенең кагыйдә бозуы теркәлгән.
Читайте нас: