+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 декабрь 2017, 12:04

Җәза түгел, юнәлеш бирегез!

19 декабрьдә Хөкүмәт йортында Рөстәм Хәмитов Башкортстан Башлыгы каршындагы контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча эшче төркем утырышын үткәрде.

Әлеге чарада республика Хөкүмәте әгъзалары, хокук саклау органнары, профильле министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.


Утырышта быел республикадагы контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалаштыру йомгаклары, алдагы елга бурычлар һәм, шулай ук, федераль һәм республиканың телгә алынган органнарының авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар базары өлкәсендәге эшчәнлеген камилләштерү буенча пилот программасы тикшерелде.
— Бу юнәлештә федераль программа бар. Аның төп максаты — бизнеска “йөк”не киметү, контроль-күзәтчелек функцияләренең сыйфатын күтәрү. Эшчәнлектә “җәза бирү” алымын мөмкин булган кадәр киметеп, “юнәлеш бирү”, “ярдәм” итү моделенә күчәргә кирәк. Республикада контроль-күзәтчелек органнары эше аларның отчетлары, тикшерү күләме, кисәтүләр һәм салынган штрафлар суммасыннан чыгып бәяләнергә тиеш түгел. Аның сыйфатының төп күрсәткече гражданнар хәвефсезлегенең реаль торышын яхшыртуга, бизнес эшенең сыйфатына бәйле булырга тиеш, — диде утырышта республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Очрашуда, шулай ук, “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе һәм республиканың Ветеринария идарәсе арасындагы вәкаләтләрне бүлешү мәсьәләсе каралды. Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, контрольлек итүне реформалаштыруда иң мөһиме — инспекторның эш принцибын үзгәртү. “Нинди сәбәп белән булса да закон бозуны табарга һәм җәза бирергә” дигән команда бирү урынына профилактика, зыян һәм хәвефле хәлне кисәтү, бизнеска партнерларча мөнәсәбәт булырга тиеш. Эшчәнлектәге тәртип бозуны табу һәм җәза бирү үзмаксат булырга тиеш түгел.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов эшче төркем алдына тикшерү һәм контрольлек итүче органнарының эшенә бәя биргәндә яңа караш формалашырга тиеш дигән бурыч куйды.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов көн тәртибендә каралган мәсьәлә буенча төбәктә үткәрелгән реформаның тәүге нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәгълүм булуынча, 2025 елга бизнеска административ “йөк”не ике тапкыр киметү буенча федераль программа кабул ителгән иде. Әлеге вакытта Башкортстанда 22 төрле төбәк дәүләт контроле һәм күзәтчелек эшчәнлеге алып барыла. Республикада кабул ителгән программа кысаларында бизнесны планлы тикшерүләр саны елдан-ел киметелә һәм күбрәк профилактик эшчәнлеккә өстенлек бирелә.
Утырышта, шулай ук, Федераль салым инспекциясенең Башкортстан буенча идарәсе начальнигы Марат Вахитов, республикада Малтабарлар хокукларын яклау буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин көн тәртибендәге мәсьәлә буенча чыгыш ясадылар. Шулай ук, авыл хуҗалыгы, эшкәртү, азык җитештерү һәм кулланучылар базарында федераль һәм республика контроль-тикшерү органнарының функция­ләрен көйләү буенча федераль проектны тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде.
Читайте нас: