+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 декабрь 2017, 12:14

Амнистия булырмы?

Ил башлыгы Владимир Путин президент сайлауларына кадәр амнистия игълан итү турында уйлана.

Амнистия турында сорауны аңа Кремльдә дәүләт премияләре тапшырганнан соң бирделәр. Калуга өлкәсенең кеше хокуклары буенча вәкиле Юрий Зельников болай дип сорады: “Алда сайлаулар тора. Бәлки, масштаблы амнистия турында уйларга кирәктер? Сез ничек исәплисез?” Владимир Путин: “Бу хакта уйланырга була”, – дип җаваплады.
Аңа кадәр КПРФ партиясе дә Октябрь революциясенә 100 ел тулу уңаеннан амнистия игълан итү тәкъдиме белән чыккан иде. Бу идеяне Русиядә кеше хокуклары буенча вәкил Татьяна Москалькова да хуплады.
Безнең илдә амнистия соңгы тапкыр 2015 елда игълан ителде. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланды. Ул чакта 225 мең кеше амнистиягә эләккән иде.
Читайте нас: