Ел дәвамында да хәтсез ял итәчәкбез әле: 26 бәйрәм көне көтелә. Ватанны яклаучылар көненә – 23-25 февральгә, Русия көненә – 10-12 июньгә һәм Халыклар бердәмлеге көненә – 3-5 ноябрьгә өчәр көн ял туры киләчәк.
Халыкара хатын-кызлар көнендә – 8-11 мартта – 4 көн ял итсәк, май бәйрәмнәрендә: 29 апрель-2 май һәм Җиңү көне – 9 майда – җәмгысе 5 көн ял итәчәкбез.
Әлеге график ял көннәрен күчереп төзелгән. Атап әйткәндә: 6 гыйнвар – 9 мартка, 7 гыйнвар – 2 майга, 28 апрель – 30 апрельгә, 9 июнь – 11 июньгә, 29 декабрь – 31 декабрьгә күчерелгән. Шулай итеп, яңа елның өч шимбәсе – 28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрь эш көне булачак.
Эшкә күпме көн калды икән соң? Анысын санауны сезнең карамакка калдырдык. Яллар озын – санарга өлгерербез.