+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 декабрь 2017, 13:15

Алданырга әзер мин үзем...

Дүртөйле шәһәрендә яшәүче ханым былтыр «Классташлар» социаль челтәрендә 2000 сумлык биологик актив өстәмәләр сатып алган була.

Күптән түгел аның телефонына шалтыраталар да, үзләрен “Внешэкономбанк” хезмәткәрләре дип таныштырып: “Былтыр сыйфатсыз товар алгансыз, шуңа cезгә 350 мең сум компенсация тиеш”, - дип аңлаталар. Тик бу акчаны алыр өчен, ханымга 35 мең сум комиссия түләргә һәм 42 мең сумга гомерен страховкаларга кирәк икәнлеген төшендерәләр. Беркатлы хатын шатланып риза була һәм кемнеңдер исәбенә 77 мең сум акчасын күчерә. Ләкин тарих моның белән бетми әле.
Икенче көнне ханымга янә шалтыраталар һәм аңа 933 мең сумлык сертификат тиешлеген хәбәр итәләр, тик мондый сертификат юк, ә бары тик 1 миллион сумлыгы гына калганлыгын да әйтәләр.
Ә менә 67 мең сумлык аерманы һәм 84 мең сумлык страховканы һәм янә дә сертификатның 15 процентын, ягъни 150 мең сумны банк ячейкасына бронь алу өчен түләргә кирәклеген җиткерәләр.
“Бәхетле” ханым боларның барысын да эшли, шушы зур суммаларны үзенә бөтенләй таныш булмаган исәпкә күчерә. Нәтиҗәдә, алдарлар аның 384 мең сум акчасына ия була.
Күпмедер вакыт үткәч, ханым үзен кәкре каенга сөягәннәрен, ниһаять, аңлый, һәм полициягә йөгерә.
Бушлай сыр капканда гына булуын онытмасак иде, җәмәгать...
Читайте нас: