+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 декабрь 2017, 11:56

Тәгәрмәчле кибет килгән

“Безнең авылда кибет юк. Элекке вакытта бәләкәй авылларга автолавкалар йөри иде. Хәзер алар да юк. Машинасы булганнар кирәк-ярагын читтән алып кайта.

Безнең кебек картларга ни хәл итәргә?” дигән зарлар еш килә безнең тарафка.
Чынлап та бүген Башкортстанда сәүдә хезмәтләндерүе булмаган 1200 торак пункт исәпләнә. Шуңа сәүдә итүче кибетләре булмаган торак пунктларга автокибетләр җибәрү турында сүз чыккан иде. Ниһаять, әйтелгәннәр тормышка ашты. Ун районга – Архангель, Әлшәй, Бакалы, Белорет, Бүздәк, Зианчура, Калтасы, Караидел, Күгәрчен һәм Куергазыга – “тәгәрмәчле” кибет юлланды.
БР Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова әйтүенчә, беренче автокибетләр сәүдә хезмәтләндерүе проблемасы аеруча кискен торган районнарга озатылган. Аларда проблеманың кискен торуы шуңардан чыгып билгеләнгән: бу районнарда бүгенге көнгә кадәр сәүдә хезмәтләндерүе булмаган авыллар гомум санның 60 процентыннан артып китә.Шуны да әйтергә кирәк, бу мобиль сәүдә безнең төбәктә пилот режимында оештырыла. Әгәр ул үзен акласа, киләчәктә аны үстерү карала.
Әйтергә кирәк, “тәгәрмәчле” кибетләр халкы аз булган, төпкел авылларга юлланачак. Алар өчен махсус маршрут һәм график билгеләнгән. Димәк, кешеләр кибетнең кайчан киләчәген алдан белеп торачак. Автокибетләр азык-төлекне тиешенчә саклауны тәэмин итүче корылмалар белән җиһазландырылган.
Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов әйтүенчә, автокибетләр килү проблемалы мәсьәләне тамырыннан үзгәртәчәк. “Бүздәк районында 17 авылда сәүдә хезмәтләндерүе юк иде. Аларда 680 кеше яши. Кибет булмау биредәге халык өчен кыенлыклар удыра иде. Алар товар сатып алу өчен район үзәгенә йөрергә мәҗбүр”, – ди ул.
БР Хөкүмәте Күрсәтмәсенә ярашлы, агымдагы елда республика казнасыннан мобиль сәүдәне үстерү өчен 15 миллион сум бүленгән.
Читайте нас: