+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
14 декабрь 2017, 11:33

Мәскәүгә - Яңа ел чыршысына!

Кремльдә быел Яңа ел чыршысы 26 декабрьдә үтә. Башкортстаннан Мәскәүгә 140 кешедән торган делегация бара.

Алардан 114 кеше - 8-13 яшьләрдәге укучылар һәм 28 кеше — озатып баручылар (педиатрлар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, укытучылар).
Юлламалар уку алдынгыларына, олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләргә, активистларга — Русия укучылар хәрәкәте лидерларына бирелде. Моннан тыш, төп Яңа ел тантанасына күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның, хәрби хәрәкәт ветераннарының балалары бара.
Дәүләт Кремль сараенда узачак Яңа ел чыршысыннан тыш, балалар өчен Измайлово Кремленә һәм башка урыннарга экскурсия оештырыла.
Бу сәфәргә акча республика казнасыннан бүленә.
25 декабрьдә иртән делегация Мәскәүгә чыршы бәйрәменә очачак, 27 декабрьдә Уфага әйләнеп кайтачак.
Читайте нас: